22 август 2019 яңалыклары
-
22 августа 2019 - 16:24
Казанга татар яшьләре лидерлары җыела
23-25 август көннәрендә Иннополис шәһәрендә татар яшьләре оешмалары җитәкчеләрен укыту форумы узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында булган матбугат конференциясендә хәбәр ителде. Укыту форумында 42 өлкәдән, бу Мәскәү, Санкт-Петербург, Бурят Республикасы, Калининград өлкәсе, ЯНАО һәм 11 илдән, алар арасында Канада, Алмания һ.б. бар, катнашучылар булыр дип көтелә. Республикабыз яшьләр лидерларын кушып санаганда, барлыгы 150 җитәкче булачак.